Вторник, 31 марта 2026 06:36

Авылларда язгы кыр эшләренә әзерлек соңгы стадиягә керде

Авылларда, күмәк хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә әзерлек соңгы стадиясенә керде.

Ашлама, агу- химикатлар, чәчүлек орлык, ягулык, запас частьлар туплау, техникалар паркын яңарту буенча эшчәнлек кыш буе — авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау белән бергә, параллель төстә дәвам итсә, хәзер инде соңгы "штрих"лар сызыла.

Март уртасыннан башлап, хуҗалыкларда кыр эшләрендә катнашачак техникалар әзерлек сызыгына куелырга тиеш дип санала. Махсус комиссия аларның сыйфатын тикшерә. Балтач районында, мәсәлән, шундый комиссия инде күпчелек хуҗалыкларда булырга өлгерде. Әзерлекләренә дә югары бәя бирелде. Шул ук вакытта бу чорда кырда эшләячәк механизаторларның да әлеге хезмәткә яраклылыгы тикшерелә. Элек мондый комплекслы тикшеренү үтү өчен тракторчы- шофёрларга хастаханәгә барырга, чират торып, көн алып, белгечтән- белгечкә йөрергә кирәк булса, соңгы елларда Балтач хастаханәсе табиблары, күчмә бригадалар оештырып, үзләре күмәк хуҗалыкларга бара. Алар да күпчелек хуҗалыкларда булырга өлгергән инде. Болай эшләүләре бик уңайлы, ди механизаторлар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.