Вторник, 17 марта 2026 07:08

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы рәисе булып сайланды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшинга II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды.

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы рәисе вазыйфасын кертү мәсьәләсе каралды һәм әлеге урынга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим ителде. Депутатлар бертавыштан кабул итте.