Пятница, 03 апреля 2026 08:44

Байлар Сабасы 20-30 елдан сон...

Байлар Сабасы 20-30 елдан сон...

Плансыз эш – тозсыз аш, ди халык. Һәрнәрсәне алдан күзаллау кирәк.

Генплан турында язабыз

Картада зур ук белән күрсәтелгәне Сабаны урап узучы юл (1нче этап), ул Казан-Шәмәрдән трассасын Сатыш-Саба юлы белән тоташтыра.

1 – күпфатирлы йортлар өчен биреләчәк җирләр

2 – төзеләчәк яңа йортлар

3 – 70 гектарлы мәйданда булачак йортлар

4 – "Биополис" проекты мәйданы

Плансыз эш – тозсыз аш, ди халык. Һәрнәрсәне алдан күзаллау кирәк. Аеруча территорияләрнең тизләтелгән үсеше турында сүз барганда. Район үзәге дә соңгы елларда тотрыклы үсеш кичерә. Байлар Сабасы шәһәр тибында гы бистәсе генераль планы соңгы тапкыр 2018 елның октябрендә расланган иде. Шуннан узган вакыт аралыгында аңа кабаттан үзгәрешләр кертү ихтыяҗы туган. Боларны, әлбәттә, халык белеп торырга, ягъни җирле үзидарә органнары һәм гражданнар арасында ачык диалог мәйданы булырга тиеш. Шуны исәпкә алып, бу мәсьәләдә сорауны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Инвестицияләр һәм территориаль үсеш бүлеге һәм эшмәкәрлеккә булышлык итү мәсьәләләре буенча урынбасары Илнур Котдусовка бирдек.

“Һәр бистәнең тотрыклы үсеш тәэмин итәр өчен стратегиясе планнары булырга тиеш,– диде Илнур Илдус улы.– Моңа социаль-икътисадый үсеш планы да керә. Ул социаль инфраструктураны да, юллар, газ, электр энергиясе челтәрләре перспективалы үсешен фаразлый. Бүгенге территорияне планлаштыру документлары булып җирлекнең генераль планы һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре тора. Шушы документларга ни­гезләнеп Төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министрлыгы төзелешләргә рөхсәт бирә.

Генераль план – ул территорияне озак вакытка үстерүне билгели торган төп стратегик документ. Анда шәһәрнең (яки бистәнең) кайсы юнәлештә үсәчәге, җирләрнең ничек кулланылачагы, кайда торак йортлар, сәнәгать объектлары, юллар, парклар һәм социаль инфраструктура урнашачагы күрсәтелә. Ул перспектив планнар нигезендә 20-30 елга раслана. Аның сыйфатыннан җирлекнең якын елларда җайлы һәм тотрыклы эшчәнлеге тора. Узган атнада Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе муниципаль берәмлегенең генераль планына үзгәрешләр кертү буенча гавами тыңлаулар Байлар Сабасында һәм Урта Саба авылында үткәрелде. Әлеге чара гражданнарда зур кызыксыну уятты. Фикер алышуларда шактый кеше катнашты. «Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре Байлар Сабасы муниципаль берәмлегенең генераль планы төп күрсәткечләре буенча мәгълүмат бирделәр”.

Кыскасы, 2018 елгы кадастр планы нигезендә гомуми мәйданы 5143,77 гектар тәшкил иткән Байлар Сабасы муниципаль берәмлеге үсә, зурая бара. 2037 елда район үзәгендә яшәүче халык саны 10500дән артып китәр дип фаразлана. Генпланга үзгәрешләр алар өчен уңайлы һәм имин мохит булдыруга йөз тотып кертелә.

Илнур Котдусов аңлатканча, инде хәзердән Байлар Сабасы бистәсендә куркынычсыз юл хәрәкәтен көйләү буенча, иртәнге сәгатьләрдә һәм кичен балаларны бакчалардан алып кайтканда барлыкка килгән “бөкеләр”не киметү йөзеннән күпмедер эш алып барыла. Моңа мисал булып Закир Йосыпов урамында бер юнәлештә ике полосалы юл билгеләре, Мәктәп һәм Закир Йосыпов урамнарына светофорлар куелуы, өстәмә тротуар салынуы тора. Киләчәктә укучылар “Саба-Арена” спорт мәктәбе һәм “Кәеф” яшьләр үзәге каршындагы тукталыштан ук гимназиягә таба салыначак тротуардан бара алачак.

Саба сәнәгать паркына баручы күпсанлы йөк машиналары өчен Сабаны әйләнеп үтә торган яңа юл эшләү дә шулай ук генпланда каралган. Ул трасса Урта Саба ягыннан Казан– Саба юлы белән Сатыш юлын тоташтыра, аннары бераз Юлбат авыл җирле территориясеннән үтеп, “Сабантуй” комплексына килеп чыга торган юл булачак. Моннан тыш Лесхоз юнәлешенә таба телевышкадан алып “Сабантуй” комплексына, “Урман әкияте” борылышыннан алып, Бөрә плотинасының пляжына кадәр яңа юллар салыначак.

“Киләчәктә Сабаның үсешен исәпкә алып проспект статусындагы иркен юллар төзү дә планлаштырыла. Район үзәгенең зураюы күпфункцияле үзәк бинасы янындагы кечкенә елганың аръягындагы җирләрдә күпфатирлы йортлар төзелеше каралган. Ул участок чистарту корылмалары, су, газ, электр энергиясе челтәрләре якын булганлыктан сайланды. Биредә Саба – Урта Саба юлына чыга торган проспект булачак. Безнең коммерцияле күпкатлы йорт төзегән юк иде. Хәзер бу мәсьәләдә төзелеш компаниясе белән сөйләшүләр алып барыла. Беренче итеп Тынычлык урамы ягында 5 катлы, 40 фатирлы йорт төзү дә планлаштырыла. Шәхси йортлар төзелеше өчен халык телендә “Көек басуы” дип йөртелгән урында Шәмәрдәнгә таба Байлар Сабасы муниципаль берәмлегенә 70 гектар җир өстәү дә күздә тотыла. Шулай ук Инкубатор-кошчылык станциясе белән “Сабантуй ” комплексына керә торган юл арасындагы мәйданнарны да Саба шәһәр җирлегенә кертергә планлаштырабыз. “Биополис” проекты да бар”, – дип өстәде Илнур Котдусов.

Әлбәттә, генпланда мәңгелек йортларны киңәйтү зарурлыгы да исәпкә алынган. Моның өчен яңа зират янында Сабаны көнчыгыштан урап узучы юлның икенче ягында 7,5 гектар зират урыны билгеләнгән.

Полигон тулып килү сәбәпле, көнкүреш калдыклары чыгару урынын 7 гектарга зурайту да каралган.

Гомумән, генераль план шәһәр бистәсенең төзелешен тәртипкә сала, инженер челтәрләрен үс­терүне күздә тота, экологик