Понедельник, 27 апреля 2026 04:21

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

27 апрельдә көчле җил көтелү сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде.

Бүген Татарстан территориясендә һәм Казанда секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил көтелә.

Көндез һәм кичен урыны белән җилнең тизлеге секундына 26 метр була, дип фаразлана.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына агачлар, юл билгеләре, реклама щитлары һәм электр линияләре астында тормаска киңәш итә.