Среда, 13 мая 2026 10:21

Җиңү көнендәге автойөрештә Чирмешән урамнарыннан 50гә якын җиңел машина узды

Җиңү көнендәге автойөрештә Чирмешән урамнарыннан 50гә якын җиңел машина узды

9 Май көнне район үзәгендә үткән автойөрештә якташларыбыз 50гә якын автомашина белән катнашты, алар Чирмешәндә 60 километр чамасы юл үттеләр.

Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чара “Орион” яшьләр үзәге бинасы янында старт алды. Райондашларыбыз “тимер атлар”ын әләмнәр һәм байраклар белән бизәгәннәр.

Җиңү көннәрендә мондый автойөреш район үзәгендә быел алтынчы ел үткәрелде.

- Район үзәгенең барлык урамнарын да узарга тырыштык, 50гә якын автомашина белән 60 километрга якын юл үтеп, чараны Яшьләр мәйданчыгында Россия әләмен җилфердәтеп тәмамладык, — диде әлеге акцияне оештыручыларның берсе Альмир Жораев. – Сүз уңаеннан, мондый автойөрешләр районыбызның кайбер авылларында да узган, Әйтик, Бәркәтә, Әккәрәй авыллары урамнары буенча Җиңү көненә махсус бизәлгән автомашиналар үтте.

Марат Гомәров фотолары.