Вторник, 14 июля 2026 17:23

Намаз укыганда телефон шалтыраса, җавап бирергә ярыймы? Имам җавабы

Намаз укыганда телефон шалтыраса, җавап бирергә ярыймы? Имам җавабы

Әлеге сорауга Биектау районының «Карадиңгез» мәчете имам-хатыйбы Нурислам хәзрәт Вәлиулла җавап бирде.

– Юк. Намазны дәвам итәргә кирәк. Нәфел, ягъни өстәмә намаз булса да, аны укып бетерү – вәҗиб (тиешле). Ә намазны бозу – гөнаһ. Әгәр телефон тавышын сүндерергә кирәк булса, намазны бозмый торган дәрәҗәдә бер-ике хәрәкәт белән генә сүндерү рөхсәт ителә. Әмма сөйләшү, җавап бирү намазны боза. Шуның өчен намазга керешкәнче үк телефонның тавышын булса да сүндереп куярга тырышыгыз.