Среда, 12 августа 2026 09:22

Татарстанда көллият абитуриентлары һәм аларның әти-әниләре өчен кайнар линияләр эшли

Абитуриентлар һәм аларның әти-әниләренә уңайлы булсын өчен, шулай ук урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга керү белән бәйле барлык сорауларны оператив рәвештә чишү максатыннан, кайнар линия эше оештырылды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар линиясе: 8 (843) 222-79-90.

Сайланган белгечлекләр, бюджет урыннары саны һәм документлар тапшыру сроклары турындагы актуаль мәгълүматны турыдан-туры сайланган көллият һәм техникумнарның кабул итү комиссияләрендә белешергә була. Аларның телефоннары уку йортларының рәсми сайтларында күрсәтелгән.

Искәртеп узабыз: иҗади, физик һәм (яисә) психологик сынаулар узуны таләп итә торган белгечлекләргә гаризаларны көллият һәм техникумнар 10 августка кадәр кабул итте. Көндезге уку формасына төп кабул итү кампаниясе 15 августка кадәр дәвам итәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.