Суббота, 22 августа 2026 03:01

2027 елга мөселман календаре: Рамазан ае, Ураза бәйрәме һәм Корбан гаете кайчан була

2027 елга мөселман календаре: Рамазан ае, Ураза бәйрәме һәм Корбан гаете кайчан була

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте 2027 елга бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар календарен чыгарды.

Рамазан ае февральдә башлана

Ел саен мөселманнар изге Рамазан ае башлануны көтә. Әлеге ай бик күп савап бирә. Бу айның төп фазыйләте – ураза тоту. Уразаның һәр көне өчен зур савап языла. Шулай ук кеше изге гамәлләр кылып, җәмәгать ифтарлары уздырып, тәравих намазлары һәм Коръән укып өстәмә савап җыя ала.

2027 елда Рамазан аеның беренче көне 8 февральгә туры килә. Ураза 29 көн дәвам итәчәк – аның ахыргы көне 8 мартта була. Беренче тәравих намазы 7 февральдә, ә соңгы тәравих 7 мартта укыла.

Ураза бәйрәме һәм Корбан гаете

Ураза бәйрәме изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан була. Ул мөселман календаре буенча Шәвәл аеның беренче көненә туры килә, бу көн 2027 елда 9 мартта була.

Корбан бәйрәме Зөлхиҗҗә аеның 10 көненә – 2027 елның 16 маена туры килә.

Татарстанда Ураза һәм Корбан гаетләре көне эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала. Әлеге ике бәйрәмнең төгәл көннәре Татарстан Рәисе карары белән раслана.

Ислам календаренең истәлекле көннәре

Ел дәвамында мөселманнар 10 истәлекле көнне билгеләп үтә, аларның һәрберсенең үз тарихы һәм рухи мәгънәсе бар. Беренчесен мөселманнар 4 гыйнвардан 5 гыйнварга каршы төндә – Мигъраҗ кичәсен бәйрәм итә. Ул Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең Мәккәдән Кодүска (Иерусалимга) сәяхәте һәм күкләргә ашуы. Бу Аллаһ илчесе белән булган могҗизаларның берсе булып санала.

Икенче истәлекле көн – Бәраәт кичәсе, ул Кадер кичәсеннән кала икенче әһәмиятле төн булып санала. Дин галимнәре фикеренчә, бу төндә кешенең Гамәл дәфтәре алышына. 2027 елда ул 22 гыйнвардан 23 гыйнварга каршы төнгә туры килә.

5 марттан 6 мартка каршы төндә Кадер кичәсе булырга мөмкин. Әлеге кичәгә изге Коръәндә аңа аерым сүрә багышланган, ә бу көнне башкарган теләсә нинди изге эш мең ай дәвамында игелек кылуга тиң.

Корбан гаетенә бер көн кала мөселманнар Гарәфә көнен билгеләп үтә, киләсе елда ул 15 майга туры килә. Бу көнне хаҗ кылучылар Гарәфә үзәненә бара. Бәйрәм көнендә ураза тоту хәерле.

5 июньдә кояш баегач ай календаре буенча 1449 ел башлана. Бу көнне дин тотучыларга узган елга йомгак ясарга һәм киләчәккә планнар корырга киңәш ителә.

Тагын бер истәлекле көн – Гашура көне. 2027 елда ул 15 июньдә билгеләп үтелә. Әлеге көндә ислам тарихындагы берничә әһәмиятле вакыйга булган. Әлеге көнне шулай ук ураза тоту хәерле санала.

Мәүлид ән-Нәби – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган бәйрәм 2027 елда 14 августка каршы төнгә туры килә. Бу көнне сөннәт гамәлләр кылу киңәш ителә.

3 декабрьгә каршы төндә Рәгаиб ае башлана. Әлеге кичә Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең әти-әнисе нәкъ менә шушы чорда өйләнешеп, әнисенең йөккә узуы белән истәлекле.

2027 елда ахыргы истәлекле көн кабат Мигъраҗ кичәсе була, бу юлы ул 25 декабрьгә каршы төнгә туры килә.