Вторник, 08 сентября 2026 21:03

Татарстанның сайлау участокларында 2 меңнән артык видеокамера урнаштырылган

Татарстанда тавыш бирү көннәрендә 1 мең сайлау участогында 2 меңнән артык видеокамера куела, шулай ук 3 меңләп телекоммуникация җайланмасы урнаштырыла. Алар 17 сентябрь кичендә үк эшли башлаячак.

«Төп бурыч – тавыш бирүнең үтә күренмәлелеген һәм ышанычлылыгын тәэмин итү, сайлау барышын бар яклап күзәтү. Шуңа күрә сайлау комиссияләренең һәрберсендә бөтен мәйданны колачлау өчен икешәр камера куела», – дип сөйләде «Ростелеком»ның Татарстандагы филиалы җитәкчесе Павел Гонцов журналистлар белән очрашуда. Җайланма һәр сайлау участогының үзенчәлекләрен исәпкә алып урнаштырыла. Камералар төшергән мәгълүмат тупланып бара. Шуңа күрә гадәттән тыш хәл килеп чыкканда да видеоязма өзелергә тиеш түгел. Ә сайлау кабиналары күзәтү астында булмый.

Тупланган видеомәгълүматны Татарстанда ачылачак иҗтимагый күзәтү үзәге, шулай ук сәяси партияләр, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил карый алачак, дип ачыклык кертте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Аның сүзләренчә, Татарстанның сайлау участокларында видеокамераларны монтажлау эшләре төгәлләнеп килә инде.

– Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда җәмәгать күзәтүчеләре эшләячәк – барлыгы 14 меңгә якын кеше, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә. Шулай итеп, без тавыш бирүнең ачык һәм легитим булуының өч ягын тәэмин итәбез. Монда сүз күзәтүчеләр, видеокүзәтү һәм сайлау участокларында эшләячәк журналистлар турында бара, – диде Андрей Кондратьев.