Вторник, 25 августа 2026 07:26

Татар теле укытучылары укучыларының уңышлары өчен 115 мең сум алачак

Татарстанда туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларына укучыларының олимпиадалардагы югары нәтиҗәләре өчен 115 мең сум күләмендә акчалата бүләк түләнәчәк.

Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары нигезендә хәбәр ителә. Бүләк дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында эшләүче, Туган тел һәм әдәбият буенча республика олимпиадаларында, шулай ук татар теле буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән педагогларга биреләчәк.

Ел саен әлеге бүләккә 13 иң яхшы белгеч лаек булачак. Укытучыларны сайлап алу конкурс нигезендә үткәрелә. Конкурсны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырачак.

Кандидатларны бәяләгәндә эксперт комиссиясе педагогларның укучылары белән соңгы өч елда ирешкән нәтиҗәләренә игътибар итәчәк. Шулай ук конкурсантларга берничә мәҗбүри таләп куела. Алар арасында салым бурычы булмау һәм федераль законнарда билгеләнгән шартларга туры килү дә бар.

Акчалата бүләк бер тапкыр түләнәчәк һәм Татарстан Республикасы бюджеты хисабына финанслана. Әлеге чара татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри эшчәнлеген стимуллаштыруга, шулай ук укучыларның интеллектуаль ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешүенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.