«Ә иман — татарларның мәңгелек юлдашчысы. Барыбыз да Аллаһының арканына ябышыйк һәм бер-беребездән аерылмыйк!» — диде мөфти.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар дин әһелләре җыенында белдергәнчә, Татарстан диния нәзарәтенең татар дини-илаһият мирасын саклау һәм өйрәнү максатында эшләп килгән “Даруль-кутуб” электрон китапханәсендә галимнәребезнең инкыйлабка кадәрге матбугатта чыккан мәкаләләре дә урын алган. Бу — 13 меңнән артык язма. “Даруль-кутуб” электрон китапханәсенә татар дин галимнәренең 1918 елга кадәр бастырылган китаплары цифрлаштырып куела. Хәзерге вакытта фондта – 2200 иске китап. Теләгән һәркем аларны сайтка кереп бушлай укый һәм күчерә ала. Китапханәгә рәхим итегез, кулланыгыз. Татар дини мирасы өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып баручы хәзрәтләргә, диссертацияләр язу өчен, анда бик күп материал бар. Ислам – милләтебезнең рухи нигезе. Тарихтан без беләбез: байлык бүген бар, иртәгә юк. Ә иман — татарларның мәңгелек юлдашчысы. Барыбыз да Аллаһының арканына ябышыйк һәм бер-беребездән аерылмыйк!" — диде ул.

