Четверг, 04 июня 2026 14:21

Республикада «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 10 млрд сумлык эшләр башкарылачак

Быел Татарстанда республиканың 11 районында, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 560 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга 10 миллиард сум акча каралган. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Дамир Шәйдуллин әйтүенчә, киләсе елда калган 243 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.

«Безнең ишегалды» республика программасы Татарстанда 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.