Вторник, 21 июля 2026 07:01

Казанда Брест драма театры гастрольләре узачак

«Зур гастрольләр. Чит ил программасы» федераль проекты кысаларында 21 һәм 22 июльдә Камал театрының Зур сәхнәсендә Брест академия драма театрының (Беларусь Республикасы) гастрольләре узачак.

Гастроль кысаларында мәхәббәт, хыянәт һәм серләр турындагы драма – Михаил Лермонтовның «Маскарад» әсәре, Бөек Ватан сугышы турында «Трибунал» спектакле дә тәкъдим ителәчәк. Беларусь әдәбияты классигы Андрей Макаёнок пьесасы буенча куелган әлеге әсәрдә гаилә үз әтиләренең хыянәте белән очраша, бу исә аларны катлаулы әхлакый сайлау алдына куя.