Четверг, 16 июля 2026 10:10

Ярты ел эчендә юлларда 161 кешенең гомере өзелгән

Татарстанда ел башыннан 1540 юл-транспорт һәлакәтендә 161 кешенең гомере өзелгән, 1067се төрле тән җәрәхәтләре алган. Иң авыр юл-транспорт һәлакәтләре каршы як полосага чыгу белән бәйле.

Ярты ел эчендә республикада шундый 98 авария теркәлгән, аларда 49 кеше вафат булган. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде.

Аның сүзләренчә, ел башыннан каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 10 меңнән артык хокук бозу ачыкланган. Моның өчен машина йөртүчеләргә 7,5 мең сум күләмендә штраф яисә 4 айдан 6 айга кадәр вакытка транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Кабат хокук бозган очракта — 1 елга кадәр җәяү йөрергә туры киләчәк . Әгәр автомобильче инде хокукларыннан мәхрүм ителгән, ләкин яңадан юл йөрү кагыйдәләрен боза икән, аңа өч елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм транспортны конфискацияләү белән җинаять җаваплылыгы каралган.

— Мондый чикләүләр очраклы гына билгеләнми. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы башкаларны да куркыныч астына куя, аның ахры аянычлы төгәлләнергә мөмкин, — дип ассызыклады Бикмөхәммәтов.

Моннан тыш, еш кына юл-транспорт һәлакәтенә ял итмичә йөрүчеләр ягъни руль артында йоклап киткән машина йөртүчеләр эләгә. Ел башыннан мондый 7 очрак булган: 11 кеше үлгән, 9 кеше имгәнгән. «Арыганлык-бик куркыныч фактор, ул игътибарсызлыкка китерә, реакция тизлеген акрынайта, рульдә барганда санаулы секунд эчендә йоклап китеп аварияга юлыгу куркынычы арта», — дип билгеләде спикер.

Автоинспекторларны исерек хәлдә машина йөртүчеләр дә борчый. Ел башыннан мондый 63 очрак теркәлгән. Аларда 19 кеше һәлак булган, тагын 88е җәрәхәтләр алган. Шулай ук Татарстанда мототранспорт катнашында 98 авария булган: аларда 8 кешенең гомере өзелгән. 104 кеше җәрәхәтләнгән.