Мошенниклар Җиңү көне алдыннан өлкәннәргә ешрак шалтырата башлаган, алар үзләрен администрация хезмәткәрләре дип таныштыра һәм, янәсе, истәлекле медальләр тапшырачаклары турында хәбәр итә.
Шундый сылтау белән алар шәхси мәгълүматларны алырга тырыша, дип белдерде юрист, Россия Юристлар ассоциациясе каршындагы Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты базасындагы Юрист-блогерлар берлеге эксперты Алина Шляпина РИА Новости агентлыгына, дип яза.
Аның сүзләренчә, бу чорда мошенникларның активлыгы арта, шул ук вакытта аларның алымнары уйланылган һәм психологик яктан төгәлрәк була бара. Эксперт билгеләп үткәнчә, яңа схеманың төп элементы – дәүләт бүләкләре темасын куллану.
Җинаятьчеләр өлкән яшьтәге кешеләргә шалтырата, үзләрен җирле хакимият хезмәткәрләре дип таныштыра һәм 9 Майга медальләр «тапшыру» турында хәбәр итә.
Ышандырырлык булсын өчен алар конкрет детальләрне (мәсәлән, янәсе, тантана узачак бүлмәнең номерын) атарга мөмкин.
Шляпина аңлатканча, мондый шалтыратуларның төп максаты — шәхси мәгълүматларны (исем-фамилия, әтисенең исеме, паспорт мәгълүматлары һәм СНИЛС) белү. Алга таба бу мәгълүмат «Дәүләт хезмәтләре» порталында аккаунтка керү өчен кулланыла. Шәхси кабинетны контрольдә алгач, мошенниклар үз корбанының саклык акчалары белән эш итә, кредитлар рәсмиләштерә һәм аның исеменнән башка юридик әһәмияткә ия гамәлләр кыла ала.
Моннан тыш, җинаятьчеләр үзләрен социаль яки фонд хезмәткәрләре дип таныштырып һәм «бәйрәм» түләүләре вәгъдә итеп, банк карталары мәгълүматларын хәйлә белән алырга тырышырга мөмкин, дип өстәде юрист.

