Понедельник, 16 марта 2026 11:46

Казанда быел 76 социаль объект яңартыла

Быел Казанда социаль инфраструктура объектларын яңарту дәвам итәчәк. Төзекләндерү мәгариф, спорт, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә кагыла. Барлыгы 76 социаль объект ремонтланачак. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе»дә «Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» МБУ директоры Илья Коротихин сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, яңартылачак иң зур объект булып Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты йорты тора. Былтыр биредә капиталь ремонтның беренче этабын башкарганнар. Корылманы һәм фундаментны ныгытканнар, түбә һәм тәрәзәләрне алыштырганнар. Быел исә инженерлык челтәрләрен яңарту һәм бина эчендәге эшләр башкарылачак.

Моннан тыш «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысасында Казанда Академик Лаврентьев урамындагы 89 нчы мәктәптә төзекләндерү эшләре башланган. Җәен исә Россия Герое Сергей Ашихмин исемендәге 130 нчы мәктәптә эшләрнең өченче этабы старт алачак.

– Быел төп басым территорияне төзекләндерүгә ясалачак. Шәһәрдә 11 мәктәпнең азык-төлек блогын ремонтлау каралган. Эшләр шәһәрнең берьюлы берничә районындагы учреждениеләрдә алып барылачак. Исемлектә – 25, 67 һәм 168 нче мәктәпләр, 145 һәм 177 нче лицейлар, 1, 3, 19, 52, 179 һәм 180 нче номерлы гимназияләр. Азык-төлек блокларында инженерлык челтәрләрен яңартачаклар, шулай ук җитештерү цехларында һәм аш залларында бизәү эшләре башкарачаклар, – диде Илья Коротихин.

Казанда яңа мәктәпләр төзелеше дә туктап тормый. Быел «Спорт станциясе» торак комплексында яшәүчеләрне 1501 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше белән сөендерәчәкләр.

– Бу мәктәп ачылганнан соң балаларга, автобуска утырып, ерактагы мәктәпләргә йөрергә, ә ата-аналарга аларны укырга илтү өчен «бөке»дә торырга кирәк булмаячак. Шулай ук бу мәктәп күрше мәгариф учреждениеләрен бушатырга мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. Шуны да әйтергә кирәк: уку йорты киләчәктә 2119 укучыга исәпләнгән белем бирү комплексын төзүнең беренче этабы булып тора.

Яңарту эшләре спорт объектларын да читләтеп үтми. Илья Коротихин белдерүенчә, бу юнәлешкә 177,6 млн сум акча бүлеп бирелгән. Мәсәлән, «Ракета» стадионында инженерлык челтәрләрен алыштыру, беренче катның түбәсен җылыту, чишенү бүлмәләре һәм кабинетларны ремонтлау эшләре дәвам итәчәк. «Ватан» спорт комплексында баскетбол залының идән өслеген яңартачаклар, «Стрела» спорт мәктәбендә вентиляция системасын капиталь ремонтлаячаклар. Тынычлык бистәсендәге «Кар барсы» чаңгы-биатлон комплексы базасында трибуналар, модульле контроль-үткәрү пункты барлыкка киләчәк, яңгыр канализациясе булдырыла. «Салават Күпере» торак комплексында исә «ФИЗРА спорт үзәге» физкультура-савыктыру комплексы төзелеше дәвам итә. Хәзергә биредә төзелеш эшләренең якынча 60 проценты башкарылган.

– «Салават Күпере» торак комплексында спорт үзәге бик кирәк. Анда кешеләр еш кына секцияләр җитмәүдән зарлана, шуңа күрә мондый зур спорт комплексы барлыкка килү районны яшәү өчен уңайлырак итәчәк, – диде Рөстәм Гафаров.

Бер үк вакытта Казанда башка зур спорт объектларында да эшләр алып барылганы билгеле. Шундыйлардан Портовая урамындагы фигуралы шуу үзәген төзү турында әйтеп була. «Фигуралы шуу үзәге ул безнең шәһәр инфраструктурасында тагын бер спорт проекты буларак кына кабул ителми. Бу – Казан һәм Татарстан өчен имидж проекты. Ә халык өчен – шәһәрдән читкә чыкмыйча, зур спорт шартларында үз балаң белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә торган спорт үзәге», – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.

Быел сәламәтлек саклау системасында да зур күләмдә эшләр көтелә. Быел алты объектта ремонт эшләре алып барылачак. Монда сүз Исаев урамындагы сугыш ветераннары госпитале, Лечебная урамындагы 12 нче шәһәр клиник хастаханәсе, М. Садыйков исемендәге 7 нче дәүләт клиник хастаханәсенең бала тудыру йорты, гинекология һәм хатын-кызлар консультациясе биналары, профессор А. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең стационар блоклары, 18 нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе һәм 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсенең стационарын яңарту турында бара.

Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп узуынча, халык 18 нче шәһәр хастаханәсенең кабул итү бүлеген түземсезлек белән көтә.

– Заманча корпус матур һәм уңайлы шартларда кабул итүне генә түгел, ә иң мөһиме, ашыгыч хәлләрдә пациентларга тиз диагноз куюны һәм дәвалануга юллауны да оештырырга мөмкинлек бирә, – диде Р. Гафаров.