Атна саен авылга кайтып йөрим. Әмма юл буендагы саргаеп утырган агачларга эчем поша.
Урман буенда алай түгел ул, юл янәшәсендә генә шундый хәл. Аларны нәрсә эшләтәләр икән?
Зинфира Гәрәева. Казан
Балык Бистәсе районының Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев:
– Министрлыкта эшләгән елларны да мондый сораулар еш килә иде. Без аңа төгәл җавапны тапмадык. Әмма сәбәбен ачыкладык. Кыш көне юлга сиптерелгән катнашмалар нәтиҗәсе бу. Нәрсә сибеләдер, анысын әйтә алмыйм.

