Четверг, 10 сентября 2026 06:37

СВОда улын югалкан ананың 6 миллион сумга якын акчасын урлаганнар

Приморье краенда мошенниклар Хорольск муниципаль округында яшәүче хатын-кыздан 5,8 миллион сум урлаганнар.

Бу акчаларны 47 яшьлек хатын-кызга улы СВОда һәлак булганнан соң түләгән булганнар. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә төбәк эчке эшләр министрлыгының MAX-каналы.

Зыян күрүче Россия Эчке эшләр министрлыгының Хорольск округы буенча бүлегенең дежур частена мөрәҗәгать иткән. Аның телефонына билгесез бер ир-ат шалтыратып, үзен улы хезмәт иткән хәрби частьнең кураторы дип таныштыра. Ул имештер, аның үлеменнән соң тиешле түләүләр турында хәбәр итәргә булган.

Аннары зыян күрүчегә үзен куркынычсызлык органнары хезмәткәре дип таныштырган башка ир-ат шалтырата. Ул аны ике мессенджер урнаштырырга күндерә. Берникадәр вакыттан соң ул хәсрәтле ана белән шул кушымталарның берсе аша элемтәгә керде. Ир-ат хатын-кыз исеменнән экстремистик эшчәнлек белән бәйле гражданинга акча күчерелде һәм аңа каршы җинаять эше кузгатылачак, дип белдерә. Берничә сәгать дәвамында мошенник аның закон бозуы һәм аңа каты җәза янавы турырда сөйләп куркыта. Ул шулай ук аңардан акчасы барлыгын сораша, аннары аны Россия Банкы «юристы» белән тоташтырачагын әйтә.

Аннары әңгәмәгә ялган «юрист» кушыла, ул барлык акчалар Владивостоктагы исәп-хисап-касса үзәге хезмәткәренә декларацияләү һәм аларның дөреслеген тикшерү өчен тапшырылырга тиеш, дип хәбәр итә. Хатын-кыз мошенникка ышана һәм икенче көнне үзәк «хезмәткәренә» акча күчерә.

Элегрәк әңгәмәдәшләре аңа тикшерүдән соң бер тәүлек узгач бөтен сумманы кайтарырга вәгъдә иткән булалар, тик аннары юкка чыгалар.

Мошенниклар белән аралашканын аңлап, зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә. Хәзер РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе, 4 өлеше (аеруча зур күләмдә мошенниклык) буенча җинаять эше кузгатылган .