Суббота, 18 апреля 2026 12:27

Рөстәм Миңнеханов төзекләндерү объектлары өчен онлайн-тавыш бирүдә катнашырга чакырды

21 апрельдә киләсе елга төзекләндерү өчен җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча ел саен үткәрелә торган бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башлана. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны онлайн-тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды.

Республика Рәисе ассызыклаганча, республика халкы бердәм Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша паркларны, скверларны һәм төзекләндерү өчен башка объектларны үзләре билгели алачак. Ул гражданнарга тавыш бирү турында киң мәгълүмат бирү эшен оештырырга кушты.

"ТР шәһәрләрен үстерү институты" фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова хәбәр иткәнчә, тавыш бирү 21 апрельдән 12 июньгә кадәр бара. Тавыш бирүдә 45 муниципаль берәмлектән 178 территория катнашачак.