Четверг, 14 мая 2026 07:36

Белгеч круиз лайнерында килеп чыккан хантавирусның безгә яныймы-юкмы икәнен аңлатты

MV Hondius круиз лайнерында килеп чыккан хантавирусның Андес төре, мутация кичереп, акрынлап кына кешегә җайлашып килә. Россия Фәннәр академиясе академигы, эпидемиолог Геннадий Онищенко “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Билгеләре буенча Андесның мутацияләнүен күрергә була, дигән ул.

Онищенко әйтүенчә, ниндидер коточкыч әйбер түгел, бәлки штаммнарының мутацияләнүен генә аңлата бу.

Алар акрынлап кына “холкын” үзгәртеп, кешенең иммунитетын “алдарга” өйрәнә, дип аңлатып үткән белгеч.

Бәхеткә, хантавирусның әлегә кешедән кешегә йогу куркынычы бик аз, гәрчә инде мондый очраклар булгаласа да, дип өстәгән Онищенко.

Ул шулай ук 2018 елда Аргентинада Андесның “котыруы” чирләүчеләрнең 35 процентына кадәрен гүргә керткәнлеген билгеләп үткән. Шул ук вакытта академик әле күптән түгел генә лайнерда “котырган” вирусның безнең илгә янамавын басым ясап әйткән.

Исегезгә төшерәбез: Аргентинадан Кабо-Вердега юл тоткан MV Hondius круиз лайнеры пассажирларында Андес хантавирусы ачыкланган.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Аданом Гебрейесус әйтүенчә, лайнерда барлыгы 11 кеше чирләгән, шул исәптән өчесе үлгән. Унбер сырхауның тугызында Андес вирусы табылган.

Роспотребнадзордан хәбәр ителгәнчә, кешенең берьюлы йөрәге һәм үпкәсен зарарлаган Андес хантавирусы асылда Төньяк һәм Көньяк Америкада очрый, һәм ул Россиядә яшәүчеләргә янамый.