Пятница, 15 мая 2026 11:09

Казанда «Музейлар төне» узачак: кунакларны квестлар, концертлар һәм серле экскурсияләр көтә

16 майда Татарстан Республикасы Милли музее ел саен үткәрелә торган «Музейлар төне» акциясенә кушыла.

Быел чара «Туган» темасына багышланачак.

Оештыручылар кунаклар өчен бай һәм үзенчәлекле программа әзерләгән. Кич дәвамында музейда театраль тамашалар, концертлар, квестлар, тематик экскурсияләр һәм интерактив мәйданчыклар эшләячәк.

Кунаклар шулай ук мода, экология һәм оптик иллюзияләр темаларына лекцияләр тыңлый, дикция үстерү һәм открытка ясау буенча мастер-классларда катнаша алачак. Балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус инклюзив чаралар да каралган.

Программа музейның төрле мәйданчыкларында — җәйге ишегалдында, кышкы бакчада, конференц-залда һәм төп экспозицияләрдә узачак. Моннан тыш, кунаклар «Тукай эзләре буенча», «Серләр саклаучы: Кабан күле», «Җәннәт бакчалары» һәм «Сирәклекләр кабинеты: борынгы Мисыр һәм антик коллекцияләр» күргәзмәләрен карый алачак.

Тулырак программа белән музейның рәсми сайтында танышырга мөмкин.