Гомерләрен терлекчелеккә багышлаган Якты Тау авылы ветераннары Динә һәм Рәхимҗан Мөслиховларның гаилә корып яши башлауларына 55 ел булган.
“Тукай” колхозында эшләүче яшь зоотехник ветеринария техникумын тәмамлап кайткан яшь кызны эш урынында күреп ала, һәм озаккка сузмыйча гаилә дә коралар. Эштә туган мәхәббәт нык була, бу вакыттан бирле 55 ел гомер узып та киткән.
“Колхозның иң көчле еллары иде”
Рәхимҗан Галимҗан улы пенсиягә чыкканчы, 36 ел зоотехник вазифаларын башкара. Югары белемле белгеч 1966 елда эшкә керешә, бу “Тукай” колхозының бик көчле еллары була.
-1975 нче елларда колхозда савым сыерлары — 380 баш, эре мөгезле терлекләрнең гомуми саны 1200 иде, дуңгызларның баш саны 3000гә җиткән вакытлар булды. Сарыклар, куяннар фермасы да бар иде, — дип ул елларны искә алды ветеран. – “Шушма” колхозы – бәркәтәлеләр белән ярыша-ярыша эшләдек.
Технолог, ферма мөдире, хат ташучы
Динә апаның гомуми хезмәт стажы 39 ел. Хезмәт юлын орлыкландыручы-технолог булып башлый ул. Тугыз ел, төп эшеннән тыш, ферма мөдире вазыйфаларын да алып бара, әле авыл халкына кайнар яңалыкларны да җиткерүче хат ташучы да була.
-Беребез кайтып керә, икенчебез чыгып китә, Рәхимҗан белән юлда гына очрашкан көннәр дә була иде. Сыерлар бозаулаган вакытларда төнге сәгать 2дә дә чыгып китә идём фермага, — дип сөйләде Динә Кыям кызы. – Мин бераз кызуырак булсам, Рәхимҗан – сабыр: аңлашып гомер иттек. Тату яшәүнең сере шунда. Балаларны тәрбияләшергә каенанам булышты, беренче өчесе белән декрет ялында да озак тормадым, балаларга ике ай булгач, эшкә чыктым.
Балалар һәм гаилә традицияләре
Динә апа каенанасы белән 18 ел аңлашып гомер итәләр, аны хөрмәтәп соңгы юлга озаталар.
Мөслиховлар дүрт бала: өч кыз, бер ул үстергәннәр, алты оныклары бар, бер оныкчыклары да үсеп килә. Бүген инде балаларының үз тормышлары. Шулай да төп йортка, әти-әниләре янына еш кайталар, барлык эшләргә дә бергә җыелалар.
Бүген дә эштә, бүген дә бергә
Рәхимҗан абый белән Динә апа берсе – 90ны, икенчесе 80не вакласа да, Ходайга шөкер, бик матур эшләп яшиләр. Җәй көне бройлерлар, үрдәкләр алып үстерәләр, бакчаларында яшелчә үстерәләр, җиләк-җимешләре дә мулдан була.

