Республикада диспансеризация дәвам итә. Җәй көне поликлиникалар кичке сәгатьләрдә һәм шимбә көнне дә эшли. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйтте.
«Диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысасында алып барыла. 39 яшькә кадәр диспансеризацияне өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән соң ел саен узарга кирәк», – диде министр.
Аның әйтүенчә, җәй көне поликлиникаларда чиратлар азрак, шуңа күрә тикшеренүне тизрәк тә узып була.










