«Актанышта ипи бер кибеттә – 51, икенчесендә – 59 сум. Әлем авылындагы бер үк икмәкханәдән кайткан югыйсә. Сүз беренче сортлы ак ипи турында бара. Икесен дә үлчәп карадым, 400 грамм инде ул. Чаллыдан «Пятерочка» кибетенә ипи килә, анысы – 33 сум. Ә менә Башкортстанда 35 сумга саталар, Ижауда 28 сумга да бар. Нигә Актанышта гына шулкадәр кыйммәт булырга тиеш ул? Татарстанның башка районнарыннан да белештем. Берсендә дә 59 сумлык ипи юк. Менә шуңа эчем поша. Элек бит әлеге мәсьәлә контрольдә тотыла иде», – дип сораган Актаныш районыннан Зәмзәмия Баянова.
Руслан Усманов, Актаныш районы Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе:
– Актанышта гына түгел, республиканың башка төбәгенә барсаң да, хәзер кибетләрдә ипинең төрле бәядәгесен очратырга була. 2026 елның гыйнварында, «Татарстанстат» мәгълүматы буенча, арыш һәм арыш-бодай икмәге 82,95 сумнан 84,25 сумга кадәр кыйммәтләнде. Мәгълүм ки, икмәк бәясенә күп факторлар тәэсир итә. Мисал өчен, шул ук логистика: икмәк пешерүче аны үз кибетендә бер бәядән сатса, икенче кибеттән сатуга килеп алсалар – ул үзгә, бераз югарырак бәядә булачак. Бу инде – икътисад. Бүген икмәкнең төрләре һәм шул исәптән бәяләре дә төрле. Һәркем үзенә кулай бәядән сатып ала. Мисал өчен, Актаныш районында 28–30 сумга да икмәк бар. Ул сыйфат һәм күләме ягыннан да бер дә калышмый, шул ук ипи. Базар икътисады бүгенге көндә төрлесеннән тәкъдим итә. Шул күренеш кенә бу.
Совет чорындагы аерым стандартларның булмавы да бәлки шушы хәлгә китергәндер. Быелның 1 апреленнән Россиядә ак ипигә яңа ГОСТ эшли башлаячак – ул 40 ел хезмәт иткән стандартны алыштырачак. Бәлки шуннан соң уңай якка үзгәреш булыр.
P.S. Ипигә бәя билгеләү тәртибе турында Татарстан икътисад министрлыгына хат юлладык. Җавап булгач, хәбәр итәрбез.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.










