Узган ел Татарстанның махсус икътисади зоналары 18 яңа резидентны җәлеп иткән, 300 миллиард сум инвестиция салган, 12 меңнән артык эш урыны булдырган. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Дәүләт Советының 20 нче утырышында хәбәр итте.
«Салым һәм таможня льготаларының һәр сумына җиде сум шәхси инвестиция, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга өч сум керем туры килә», – диде ТР Хөкүмәте башлыгы.
Махсус икътисади зоналар, сәнәгать парклары, алдан үсеш территорияләре резидентларының җитештерү күләме якынча 1,5 триллион сум тәшкил иткән – бу республиканың сәнәгать җитештерү күләменең 24% тан артыгы, дип ассызыклады ул.
Песошин искәрткәнчә, узган ел Зәй районында биотехнологияләр, агросәнәгать комплексы һәм экологик юнәлешле җитештерүне үстерү өчен «Яшел үзән» дип исемләнгән яңа махсус икътисади зона булдырылган. Инде дүрт резидент эшли башлады. Аларның планлаштырылган инвестиция күләме – 7 миллиард сумнан артык.
Премьер-министр алдан үсеш территорияләрендә 149 резидентның эшчәнлек алып баруын да әйтте. Аларның эшчәнлегеннән республиканың консолидацияләнгән бюджетына салым керемнәре бирелгән салым льготаларыннан өч тапкыр артыграк, дип билгеләп үтте ул.
«Безнең бурыч – яңа резидентларны җәлеп итү эшен дәвам итү һәм гамәлдәге инвестиция проектларын тормышка ашыруны тәэмин итү», – дип йомгаклады Песошин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.









