Понедельник, 27 апреля 2026 10:33

Апастан подполковник Булат Бәдретдинов 2нче дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде

Апастан подполковник Булат Бәдретдинов 2нче дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде

Апастан якташыбыз, подполковник Булат Бәдретдинов 2нче дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйган.

Булат Бәдретдинов Апас урта мәктәбен тәмамлагач, башта Казан танк училищесында белем ала, офицер дәрәҗәсендә хәрби хезмәтен үти. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенә эшкә урнашканына бер ел да булмый, илебездә өлешчә мобилизация башлана. Хезмәте буенча бронь алу мөмкинлеге булса да, Булат хәрби операциядән читтә калмый. Иң беренче сафларда ук Ил иминлеге сагына баса. 2025нче елның 26нчы апрелендә яраланып, реабилитация узгач, Булат кабат махсус хәрби операция зонасына юл алды. Бүгенге көндә ул подполковник дәрәҗәсендә, штурм батальоны командиры булып хезмәт итә

Апас егете, батальон командиры Булат Бәдретдинов, шулай ук Батырлык ордены һәм “Батырлык өчен” медале иясе. Шушы көннәрдә Россия Президенты Указы нигезендә, 2нче дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде.

Фәнис абый белән Лилия апа уллары белән горурланып, аның тизрәк Җиңү белән әйләнеп кайтуын көтеп яши.

-Улыбыз белән чиксез горурланабыз. Бик нык яратабыз. Аның туган якларыбызга исән-сау, Җиңү белән кайтып җитүен зарыгып көтәбез, — диләр әти-әнисе Фәнис абый белән Лилия апа. Дәү әнисе Гөлфия апа да оныгының исәнлеген теләп догаларын укый.