Вторник, 12 мая 2026 13:32

Авариядә 18 яшьлек кызның гомере өзелде

Авариядә 18 яшьлек кызның гомере өзелде

Һәлакәт Актаныш районында булган.

9 майда төнге сәгать 12 тулганда Актаныш районы Түке – Татар Ямалысы автоюлының 19нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте була.

Якынча мәгълүматлар буенча Lada Kalina автомобилен йөртүче тизлекне арттырып, идарә итүне югалта һәм машина юл кырыена төшеп китә.

2002 елгы машина йөртүче хастаханәгә озатыла. Аның 2007 елгы пассажиры урында ук һәлак була.

Мәрхүмә Чаллыда, балалар бакчасында эшләгән. Бер ел элек аның әтисе вафат булган.

Юл-транспорт һәлакәтенә эләгүчләрнең берсе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгәннәр.