Воскресенье, 17 мая 2026 19:55

«Изге Болгар җыены-2026»да 25 меңгә якын кеше катнашкан

«Изге Болгар җыены-2026» чарасында 25 меңгә якын кеше катнашкан. Бу хакта Татарстан хөкүмәте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Масштаблы вакыйганы «Россия — Ислам дөньясы: КазаньФорум» форумы кысаларында оештырдылар, ә турыдан-туры трансляцияне ТНВ телеканалы алып барды. Бәйрәмне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.