Казанга Россия – АСЕАН юбилей саммитына килгән Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) илләре делегацияләре башлыклары пленар утырыш башланыр алдыннан бергәләп фотога төште. Форум Россия һәм АСЕАНның диалог партнёрлыгының 35 еллыгына багышлана.
Саммитта АСЕАН әгъзалары булган барлык илләрнең вәкилләре катнаша. Бүген катнашучыларны пленар утырыш, эшлекле очрашулар һәм киләчәк хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышу көтә.
Хәзер оешмага 11 дәүләт керә. Аларның бишесе – Индонезия, Малайзия, Сингапур, Таиланд һәм Филиппин – берләшмәгә нигез салучы илләр. Соңрак Ассоциациягә Бруней, Вьетнам, Лаос, Мьянма һәм Камбоджа кушыла. Көнчыгыш Тимор 2025 елның октябрендә АСЕАНның тулы хокуклы әгъзасы булды.
АСЕАН илләрендә якынча 700 млн кеше яши. Ассоциация дәүләтләре дөнья икътисадында мөһим роль уйный һәм Россиянең Азия-Тын океан төбәгендә төп сәүдә партнёрларының берсе булып тора.
Россия – АСЕАН юбилей саммиты Казанда 17-19 июньдә уза. Форум кысасында яклар сәүдә, инвестицияләр, логистика, энергетика, мәгариф һәм гуманитар хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыша.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.









