«Сайлаучыларга барлык мәгълүмат ачык һәм аңлаешлы булырга тиеш». «Минем тавыш» сайлаучылар форумы барышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде. Форумда катнашучылар яңалыклар арасында югалып калмау, ялганны аера белү, мәгълүматны тикшерү турында сөйләштеләр.
Андрей Кондратьев әйтүенчә, быелгы сайлау югары җаваплылыкны таләп итә. Тавыш бирү өч көн бара, кандидатлар саны да күп. Шулай да беренче урынга сайлаучылар куркынычсызлыгы куела. Аларга барысы да уңайлы һәм аңлаешлы булырга тиеш. Монда массакүләм мәгълүмат чаралары да зур роль уйный. Шуны да әйтергә кирәк: Татарстанда сайлауга 450 гә якын журналист һәм 87 массакүләм мәгълүмат чарасы аккредитацияләнгән.
– Бу – булачак сайлау кампаниясенә зур кызыксыну турында сөйли торган рекорд. Моннан тыш, сайлаулар өчен якынча 14 мең күзәтүче әзерләнде, шулай ук тулы видеокүзәтү оештырыла. Бу чараларның барысы да сайлауның үтә күренмәлелеген тәэмин итү өчен эшләнелә, – дип әйтә Андрей Кондратьев.
Россия юристлары ассоциациясе аппараты киңәшчесе, бәйсез иҗтимагый мониторинг белгече Антон Лукаш үз чиратында, өч көн дәвамында узачак Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның ачыклыгына һәм легитимлыгына төп куркыныч дип ясалма фәһем кулланып ясалган ялган мәгълүматны атады.
– Быел сайлауда ялган мәгълүмат күп булыр дип көтелә. Шулай итеп безнең психиканы, ягъни читтән булган басымга ни дәрәҗәдә чыдам булуыбызны тикшерәчәкләр. Элек тавыш бирү эшен туктатырга теләүчеләргә сайлау участогына килергә кирәк булса, бүген барысын да ясалма фәһем ярдәмендә тормышка ашырырга мөмкин, – ди юрист.
Белгеч фикеренчә, сайлау вакытында төбәкләрнең үзенчәлекләренә карап йогынты ясап була торган кешеләр сайлап алына. Монда басым ясалачак аерым төркемне генә әйтеп тә булмый. Куркыныч янаган кешеләр рәтенә өлкәннәр дә, яшьләр дә, хәтта балалар да керергә мөмкин.
– Әмма без моңа әзер. Ясалма фәһем ярдәмендә ясалган ялган мәгълүматны танып белү системасы эшләнгән. Бу уңайдан барлык төбәкләр катнашында мастер-класслар һәм «түгәрәк өстәл»ләр уздырабыз, – диде Антон Лукаш.
«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары Диана Василова исә ялган мәгълүматны танып белү өчен аны кат-кат укырга һәм рәсми чыганакларны тикшерергә киңәш бирде.
– Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, кеше үзенә килгән хәбәрне башкаларга җибәрүгә 8–12 секунд вакыт сарыф итә. Бу вакыт эчендә кеше мәгълүматны укып чыгарга да өлгерми, ә аңлау турында сүз дә була алмый. Тик үзе дә аңламаган СМС хәбәрне ул башкаларга юллый. Телефон төймәсенә басып ялган мәгълүмат таратканчы, аны анализларга һәм рәсми чыганаклардан тикшерергә кирәклеген онытмасыннар иде, – диде Диана Василова. – Фейк, ягъни ялган хәбәр таратылган саен халык арасында ышаныч югала. Уңайсыз хәлдә калмас өчен һәр хәбәрне яңадан тикшерергә кирәк, биредә рәсми мәгълүмат чыганакларының роле аеруча мөһим. Яшьләр ясалма фәһем ярдәмендә ясалган видеоларны аера белә, ләкин өлкән буын аңа ышанырга мөмкин. Шуңа да биредә яшьләрнең әби-бабайларына ярдәм итүләре кирәк. Бар әйбергә дә ышанырга ярамый. Ахыры аянычлы төгәлләнергә мөмкин.









